Ясалма сузлэр примеры на татарском языке

Презентация по татарскому языку на тему «Тамыр һәм ясалма сүзләр» (3 класс, татарская подгруппа)

Описание презентации по отдельным слайдам:

Тамыр һәм ясалма сүзләр.

Сүзләр нәрсәләргә таркала? Тамыр һәм кушымчаларга. Нәрсә ул тамыр? Сүзнең төп мәгънәсен белдерә торган кисәк. Ясалышы ягыннан сүзләр нинди була? Тамыр сүзләр һәм ясалма сүзләр. Ясалма сүз ничек ясала? Тамырдан, сүз ясагыч кушымчадан.

Нинди кушымчалар була? Сүз ясагыч, төрләндергеч. Татар телендә тамырга кушымчалар нинди эзлеклелек белән ялгана? Тамыр+ сүз ясагыч кушымча + төрләндергеч кушымча. Сүзнең нигезенә нәрсә керә? Тамыр+ сүз ясагыч кушымча. Бер тамырдан ясала торган сүзләр ничек атала? Тамырдаш сүзләр.

Сүз ясагыч кушымча Төрләндергеч кушымча Тамыр Нигез

Аз сөйлә, күп эшлә. Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык. Эшчән кеше бәхетне эшендә күрер. Эштә булса батырлык, Шунда була матурлык.

Сүз төркемнәре исем сыйфат фигыль

Кагыйдә Билгесе 2 мисал 2 җөмлә Тамыр

Номер материала: ДБ-169723

Не нашли то что искали?

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Сергей Кравцов доложил Владимиру Путину о ходе реализации ключевых задач в системе образования

Время чтения: 3 минуты

Анастасия Зырянова назначена заместителем Министра просвещения Российской Федерации

Время чтения: 1 минута

Дети воспринимают голосовых помощников как живых существ

Время чтения: 3 минуты

Итальянский учитель дал детям задание на лето и прославился

Время чтения: 4 минуты

В Рособрнадзоре рассказали о предварительных результатах ЕГЭ-2021

Время чтения: 3 минуты

Вузы в Москве перейдут на удаленку из-за ситуации с COVID-19

Время чтения: 1 минута

Подарочные сертификаты

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.

Источник

Isem_yasalyshy

Продуктив -чы/-че кушымчасы исемнән, кайбер сыйфатлардан исемнәр ясый; татар теленең үз сүзләренә һәм чит телдән кергән сүзләргә дә ялганырга мөмкин. Бу кушымча ярдәмендә ясалган сүзләр, гомуми мәгънәсе буенча эш башкаручы затны белдереп, түбәндәге мәгънә төсмерләренә ия:

һөнәр иясе: тәрҗемәче, тәрбияче, тарихчы, әдәбиятчы, икътисадчы;

предмет (корал, җайланма, машина) ярдәмендә эшләүче зат: ташчы, футболчы, баскетболчы, велосипедчы, дизайнчы;

вазифа башкаручы затны: җитәкче, киңәшче, ярдәмче, сакчы;

билгеле бер шөгыль иясе: балыкчы, аучы, сәяхәтче;

билгеле бер урында эшләүче: юлчы, китапханәче, урманчы;

билгеле бер агым тарафдары: сәясәтче, милләтче.

лык/-лек сүз ясагыч кушымчасы, төрле сүз төркемнәренә ялганып, исемнәр ясый һәм түбәндәге мәгънәләрне белдерә:

табигать күренешен белдергән атамаларга ялганып, предметларның җыелмасын, тупланмасын: җиләклек, каенлык, имәнлек, комлык;

әгъза исемнәренә ялганып, җайланма атамасын: күзлек, битлек;

-чы/-че кушымчалы исемнәргә ялганып, һөнәри, иҗтимагый-сәяси эшчәнлекне: укытучылык, бакчачылык, җитәкчелек;

сыйфатларга ялганып, абстракт төшенчәләрне: яхшылык, эшчәнлек, матурлык, яшеллек, чисталык, бәйсезлек;

саннарга ялганып, акча берәмлекләрен, рейтингны: бишлек, унлык, беренчелек.

-лык/-лек кушымчасы вакыт төшенчәсен белдергән исемнәргә ялганып, сыйфатлар да ясый: атналык график, айлык эш хакы, еллык керем, ике сәгатьлек юл.

-даш/-дәш (-таш/-тәш) сүз ясагыч кушымчасы, исемнәргә ялганып, ниндидер уртак билгеләре буенча бергәлекне белдергән исемнәр ясый. Бергәлекнең түбәндәге мәгънәләре белдерелә:

урын буенча бергәлек: юлдаш, бүлмәдәш, авылдаш;

вакыт буенча бергәлек: замандаш, курсташ, яшьтәш;

нәсел-ыру, милләт буенча бергәлек: милләттәш, тугандаш;

эш-шөгыль, мәсләк буенча бергәлек: фикердәш, каләмдәш, сердәш.

-лы/-ле сүз ясагыч кушымчасы исемнәр ясауда катнаша. Ил, шәһәр исемнәренә ялганып, шул җирлектә яшәүче затны белдерә.

төрек – милләт атамасы

төркияле – Төркия гражданы

-гыч/-геч (-кыч/-кеч) кушымчасы, фигыльләргә ялганып, корал, сирәгрәк эш башкаручы затны белдергән исемнәр ясый: ачкыч, баскыч, бетергеч, суыткыч, очкыч, белгеч, ерткыч.

-ма/-мә сүз ясагыч кушымчасы, фигыльләргә ялганып, исемнәр ясый һәм түбәндәге мәгънәләрне белдерә:

Читайте также:  Как пишется раненый в ногу олень

эшнең нәтиҗәсен: бүлмә, туңдырма, ярма;

эшнең объектын: тартма, белешмә;

эшнең урынын: оешма, киңәшмә.

ыш/-еш кушымчасы, фигыльләргә ялганып, исемнәр ясый һәм түбәндәге мәгънәләрне белдерә:

эш-хәлнең, хәрәкәтнең атамасын: үсеш, үзгәреш;

эш-хәлнең нәтиҗәсен: күренеш, отыш;

эшнең ысулын, алымын: яшәеш, торыш, төзелеш.

Кушма исемнәр үзара ияртүле бәйләнештәге ике сүз кушылуы нигезендә барлыкка килә һәм һәрвакыт кушылып языла:

Кушма исемнәр түбәндәге калыплар буенча ясала:

сыйфат + исем: карабодай, аккош, терекөмеш;

исем + исем: көньяк, төньяк, ашъяулык;

сан + исем: өчпочмак, бишбармак, дүртпочмак;

алмашлык + исем: үзаң, үзидарә;

исем + фигыль: эшкуар, урынбасар, Илсөяр.

Кушма исемнәрнең икенче компоненты ясалма сүз белән бирелергә мөмкин: алъяпкыч, көнбатыш, көнчыгыш, сусаклагыч.

Татар телендә чит телләрдән кергән кушма сүзләр киң таралган. Алар авто-, агро-, аэро, био-, вело-, гео-, гидро-, зоо-, кино-, микро-, моно-, мото-, радио, теле-, фото-, электро- кебек кыскартылган компонентлар белән ясала һәм, нигездә, фәнни-техник терминнарны белдерә: агротехника, велоспорт, гидромеханика, зоопарк, кинокартина, микроклимат, телефильм. Икенче компоненты татар сүзе белән бирелергә мөмкин: радиодулкын, электроүткәргеч, телекүпер, фоторәсем.

Шулай ук фарсы теленнән кергән -ханә (бүлмә, йорт бина), -намә (язу) компонентлы кушма сүзләр кулланыла: ашханә, китапханә, даруханә, сәяхәтнамә, васыятьнамә.

Парлы исемнәр

Парлы исемнәр ике кисәктән торалар һәм күплекне, җыйма мәгънә белдерү, сүзләрнең мәгънәләрен киңәйтү яки көчәйтү өчен кулланылалар. Парлы исемнәр түбәндәгечә төзеләләр:

синоним яки якын мәгънәле сүзләрдән торалар: саулык-сәламәтлек, исәнлек-саулык, шатлык-куаныч, хатын-кыз, йорт-җир, гореф-гадәт;

капма-каршы мәгънәле, ягъни антоним сүзләрдән төзеләләр: әти-әни, әби-бабай, ут-су, җир-күк, кием-салым, көн-төн;

беренче сүз реаль мәгънәгә ия була, икенчесе исә хәзерге төрки телләрдә яки татар диалектларында беренче сүз мәгънәсен белдерә: бала-чага, савыт-саба, ир-ат;

беренче сүз реаль мәгънәгә ия, икенчесе исә аның фонетик варианты гына була: әби-чәби, малай-шалай, имеш-мимеш;

сүзләрнең берсе дә аерым кулланылмый, икесе бергә килеп кенә реаль мәгънә белдерә: әкәм-төкәм, эңгер-меңгер, ыгы-зыгы, шау-шу, ыбыр-чыбыр.

8 нче март көнне хатын-кызларга чәчәк бүләк итәләр.

23 нче февраль көнне хәрбиләрне генә түгел, барлык ир-атларны да бәйрәм белән котлыйлар.

9 нчы майда әби-бабайларга аеруча зур игътибар күрсәтәләр.

Камилә, кызым, син газета-журналларны җыеп бар!

Тезмә исемнәр тотрыклы сүзтезмәләр калыбында ясала: ике, сирәгрәк өч сүз бәйләнеп килә һәм һәрвакыт аерым языла. Актив кулланыла торган түбәндәге калыплары бар:

сыйфат + исем: кара җимеш, Ак диңгез, Ерак Көнчыгыш;

исем фигыль + исем: кабул итү бүлмәсе, янгын сүндерү машинасы.

Кыскартылма исемнәр (аббревиатуралар) – ике яки берничә сүзнең беренче хәрефләре яисә иҗекләре кыскартып ясалган сүзләр:

ТР (Татарстан Республикасы)

БДБ (Бәйсез Дәүләтләр Берлеге)

БМО (Берләшкән Милләтләр Оешмасы)

БСО (Бөтендөнья сәүдә оешмасы)

биофак (биология факультеты)

турагентлык (туристик агентлык)

Кыскартылма исемнәр кушылып языла; учреждение һәм оешма атамаларын белдергән сүзләр – баш хәрефтән, беренче иҗекләре кыскартып ясалган сүзләр юл хәрефеннән языла. Кыскартылма исемнәр килеш белән төрләнәләр, кушымчалары юл хәрефеннән янәшә языла: ТРның шәһәрләре һәм районнары, БМОга керү.

Тут вы можете оставить комментарий к выбранному абзацу или сообщить об ошибке.

Источник

Татар теленнән «Ясалма сүзләр» темасына презентация (3 класс)

Описание презентации по отдельным слайдам:

Ачык дәрес Укытучы: Абдуллина Сания Гыймран кызы Татар теле 4 класс

Ручканы мин дөрес тотам, Дәфтәрне авыш итеп. Яза башлыйм хәрефләрне, Дөрес һәм матур итеп.

Матур язу “Туган телнең серләрен өйрәнү- бөек эш ул” Каюм Насыйри

Ясагыч кушымчалы сүзләрне яз Болын, болынлы, болында, болынлык,болынга

а м с я л а р ү с ә з л

Дәреснең темасы Ясалма сүзләр

Бирелгән сүзләргә, ясалма сүз килеп чыгарлык итеп, кушымчалар өстәп яз Дуслык, дуслаш Умартачы, умарталы, умарталык

Табышмакларның җавабын тап Аягын-башын яшерә, Таш күлмәге эченә. Ай үтәсен ел үтәм, ди, Йөрсәм дә бар көчемә.

Эз салып кара тактага, Ап-ак куян әйләнә. Әйләнгәләп йөри-йөри Үзе бәләкәйләнә.

Сары эшләпә кигәннәр, Җем-җем итә күзләре. Гел кояшка караганда Кояш төсле үзләре.

Су өстендә сары май. Аягы суда, башы көндә.

Минем ике канатым бар- Ике тимер атым бар, Йөгәнсез дә иярсез, Кышын ятмыйм мин эшсез.

Рәсемнәрне сүзләр белән языгыз

Дөреслеген тикшер Җиләк-җимеш, ипи-тоз, савыт-саба, кием-салым, хатын-кыз, бала-чага

,,Кайсы артык?” Бал корты, явым-төшем, дус-иш Озынборын, көнбатыш, җир җиләге Күзлек, кыңгырау чәчәк, җилкән

Бал корты, җир җиләге, кыңгырау чәчәк

”Күңелле тәнәфес” тукталышы

,,Кем җитез?” Аллы-гөлле, тиен, башваткыч, карабодай, шәһәр, каз бәбкәсе, батырлык, Туган ил, акыллы, ата-ана, өчпочмак, кача-поса, чыршы, кыңгырау чәчәк, ачкыч

,,Парларын тап” бил яр көн кара боз төн чыгыш бүрек бау канат боек ваткыч

Татарчага тәрҗемә ит: Обувь, рисовать, земляника, малина, рассвет, переводить, котенок.

Миңа ошады: Миңа ошады, ләкин сораулар калды. Мин тыңламадым, аңламадым:

ӨЙ ЭШЕ 57 нче күнегү Ике китапханәне чагыштырып, мөмкин кадәр күбрәк ясалма сүзләр кулланып, хикәя язарга

Читайте также:  Пробовала как пишется как проверить

Татарстан Республикасы-ТР, самолет, авторучка

Номер материала: ДБ-985325

Не нашли то что искали?

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Путин призвал допустить родителей к контролю за питанием в школах

Время чтения: 1 минута

Иностранным студентам упростят пребывание в России

Время чтения: 1 минута

11 июня выпускники сдают ЕГЭ по истории и физике

Время чтения: 2 минуты

В Рособрнадзоре рассказали о предварительных результатах ЕГЭ-2021

Время чтения: 3 минуты

Итальянский учитель дал детям задание на лето и прославился

Время чтения: 4 минуты

Сергей Кравцов доложил Владимиру Путину о ходе реализации ключевых задач в системе образования

Время чтения: 3 минуты

Подарочные сертификаты

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.

Источник

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе: «Ясалма сузлэр» (3 класс)

Максат: 1) Ясалма сүзләр турында төшенчә бирү; аларның ясалышын аңлату, дөрес язарга өйрәтү ;

2) фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны, мөстәкыйльлекне үстерү;

3) төркемнәрдә эшләгәндә ярдәмчеллек, күмәк эш нәтиҗәләре өчен җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Шәхескә кагылышлы: белем алуга мотивация формалаштыру,татар теленә карата кызыксыну уяту күнекмәләрен формалаштыру .

Танып-белү УУГ: укытучы ярдәмендә эшне планлаштыру,текстны кабул итү һәм аның эчтәлегендә ориентлашу.Төп төшенчәләрне аеру .

Коммуникатив УУГ: коммуникатив максатлардан чыгып сүзләрне дөрес куллана белү,үз фикереңне әйтә һәм дәлилли белү .

Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру; уку мәсьәләсен кую,хаталарны табу,бәяли алу,төзәтү

— Хәерле көн, укучылар. Көнгә иминлек, бер-беребезгә күтәренке кәеф теләп елмаеп дәресебезне башлыйбыз.

II.Белемнәрне актуальләштерү этабы

Туган телнең серләрен өйрәнү- бөек эш ул”

Юкка гына мәшһүр галимебез, Каюм Насыйри: “Туган телнең серләрен өйрәнү- бөек эш ул”,-димәгәндер.Мин дә сезне белем дәрьясына чумып, туган телнең серләрен өйрәнергә чакырам. Барыгыз да әзерме?

Очрашканнар ди Агач тамыры белән Сүз тамыры.

-Исәнме, мин тамыр! Ә син кем?-дигән ди агач тамыры.

-Мин дә тамыр!- дигән сүз тамыры.

-Син нинди тамыр инде! Миннән зур агачлар үсә, синнән нәрсә үсә ала!-дигән сүз тамыры.

Сүз тамыры ничек җавап биргән икән соң? Дәрес буе без менә шушы сорауга җавап эзләрбез.

Ә хәзер дәреслекнең 27 нче битен ачыгыз һәм дәреслектәге уку мәсьәләсен карагыз. Төркемнәрдә киңәшләшеп, биремне эшләгез. Моның өчен сүз ясалышы турындагы белемнәрегезне, үткән дәрестә ясаган модельне искә төшерегез.

-Нинди сүзләр яздыгыз?

Нәтиҗә: Тамыр сүзгә сүз ясагыч кушымча ялганып, яңа сүз ясалды.

-Чәчелмә хәрефләрдән сүз төзеп бүгенге дәрескә уку мәсьәләсе куегыз.

А м с я л а р ү с ә з л

-Димәк, без бүгенге дәрестә ясалма сүзләрнең ясалышын һәм язылышын өйрәнербез.

Сүзлек эше. Ә хәзер ребус чишәрбез.

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

-54 нче күнегүнең биремен укыгыз. Төркемнәрдә киңәшләшеп эшләгез.

-Ясалма сүз булсын өчен, нинди кушымча кулланырсыз?

-Сүз ясагыч кушымчаны ничек аерырсыз?

-Сүз ясагыч кушымча ялганса, мәгънә үзгәрә, яңа сүз ясала.

Умарталы, умартачы, умарталык

-Тамырын, кушымчасын билгелибез.

-Бу сүзләр ничек ясалды? Модель төзи барабыз.

Нәтиҗә: тамырга ясагыч кушымча ялганып яңа сүз ясала

Табышмак әйтәм” уены.

Мин хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм. Сез җавабын языгыз.

Ай үтәсен ел үтәм, ди,

Йөрсәм дә бар көчемә. (ташбака)

Эз салып кара тактага,
Ап-ак куян әйләнә.
Әйләнгәләп йөри-йөри
Үзе бәләкәйләнә. (акбур)

Сары эшләпә кигәннәр,

Җем-җем итә күзләре.

Гел кояшка караганда

Кояш төсле үзләре (көнбагыш)

-Су өстендә сары май.

Аягы суда, башы көндә. ( төнбоек)

Минем ике канатым бар-
Ике тимер атым бар,
Йөгәнсез дә иярсез,
Кышын ятмыйм мин эшсез. (тимераяк)

– Нинди ясалма сүзләр яздыгыз? Укып чыгыгыз эле?

Ташбака, акбур. Көнбагыш, төнбоек, тимераяк

— Нинди нәтиҗә ясарсыз?

-Ясалма сүзләр ике сүз кушылып ясала.

— Ничек уйлыйсыз, нинди сүзләргә кушма сүзләр диләр? Алар ничек языла?

Димәк, кушма сүзләр ике тамырдан тора һәм алар кушылып языла.

Модель язып куябыз

2) Рәсемнәрдә бирелгән сүзләрне әйтегез һәм языгыз

Тактадан дөреслеген тикшерегез.

– Болар парлы сүзләр. Ике сүз парлашып яки теркәлеп ясалган. Алар сызыкча аша языла.

Димәк, ясалма сүзләр парлашып ясала. ( Модельгә язабыз)

Нәтиҗә: Парлы сүзләр шулай ук ике тамырдан тора, алар сызык аша языла.

Бал корты, явым-төшем, дус-иш

Озынборын, көнбатыш, җир җиләге

Күзлек, кыңгырау чәчәк, җилкән

Читайте также:  Когда угощают тортом на свадьбе

Бал корты, җир җиләге, кыңгырау чәчәк

Болар тезмә сүзләр.Алар ике яки берничә сүз тезелеп ясалалар һәм бер мәгънә белдерәләр. Алар бер сорауга җавап бирәләр һәр сүз аерым языла.( Модельгә язабыз)

Димәк, ясалма сүзләр нинди чаралар ярдәмендә ясала?

Тамыр сүз+ ике сүз кушылып ике сүз парлашып ике яки берничә

ясагыч кушымча яки теркәлеп сүз тезелеп

Аллы-гөлле, тиен, башваткыч, карабодай, шәһәр, каз бәбкәсе, батырлык, Туган ил, акыллы, ата-ана, өчпочмак, кача-поса, чыршы, кыңгырау чәчәк, ачкыч

,,Парларын тап” Бирелгән сүзләрдән кушма сүзләр төзе.

Парлы сүзләрне язып бетер:

Татарчага тәрҗемә ит:

Таблицаны тутыр: юл башы,тимер-томыр,көньяк, тимерче, башваткыч, тимер юл, көн-төн, башлык, туган көн, көнлек, тимераяк, өс-баш.

Ясагыч кушымчалы сүз

Ә хәзер юл тамырыннан ясалма сүзләр ясагыз: юллы, юлсыз, юлдаш, юллык, юлчы, юлдашсыз, юлаучы, юллаучы, юлыгу, юлбашчы, юлбашчылык, юл башы.

Укучылар, сүз тамыры нәрсә дип җавап биргән икән. Сез ничек уйлыйсыз.

1. Рефлексив кабатлау

-Нинди уку мәсьәләсен чиштек?

-Белгән белемнәребезгә таянып, нәтиҗәләргә таянып,ысул кулланып

— Дәрес кайсы ягы белән файдалы булды?

— Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди сабак алдыгыз?

-дәрестә эшчәнлегегезне бәяләгез үзбәя

-бер-берегезне бәяләгез (Үзара бәяләү)

4. Алдагы дәрескә проблема кую

-Ясалма сүзләр турында тагы да күбрәк беләсегез киләме?

-Алдагы дәрестә шул сүзләр турында сөйләшербез

Номер материала: ДБ-985313

Не нашли то что искали?

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

16 российских вузов впервые попали в международный рейтинг QS

Время чтения: 2 минуты

На ПМЭФ-2021 презентовали программу стратегического академического лидерства вузов страны

Время чтения: 2 минуты

Итальянский учитель дал детям задание на лето и прославился

Время чтения: 4 минуты

Сергей Кравцов доложил Владимиру Путину о ходе реализации ключевых задач в системе образования

Время чтения: 3 минуты

Вузы в Москве перейдут на удаленку из-за ситуации с COVID-19

Время чтения: 1 минута

В Рособрнадзоре рассказали о предварительных результатах ЕГЭ-2021

Время чтения: 3 минуты

Подарочные сертификаты

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.

Источник

Тезмә, кушма,парлы сүзләр

Описание презентации по отдельным слайдам:

Кушма, тезмә, парлы сүзләрне кабатлау

Кушма сүзләр ике сүзнең кушылып бер мәгънә белдерә башлаулары нәтиҗәсендә барлыкка.Кушма сүзләр кушылып язылалар. Мәсәлән, ак+кош= аккош, өч+почмак=өчпочмак, бу+көн=бүген, кулъ+язма= кулъязма, алма+агач=алмагач, ак +Идел= Агыйдел

Тезмә сүзләр ике яки берничә сүздән тезелеп ясалалар. Бербөтен буларак, бер төшенчәне генә белдерәләр, бер генә сорауга җавап бирәләр,аерым язылалар Мәсәлән, кура җиләге – малина, бака яфрагы – подорожник, дәвам итә – продолжает, бал корты – пчела, җир җиләге – клубника.

Парлы сүзләр антоним, синоним, аваздаш сүзләрне парлап, сүзләрне кабатлап ясала. Сызыкча аша язылалар. Мәсәлән, әти-әни, уен-көлке, бала-чага, биек-биек, көн-төн, аз-маз, юк-бар, рәт-рәт, күзгә – күз, көн-төн.

Парлы сүзләрне төркемләп язарга Сирәк- Иртә- Биек- Аң- Күзгә- Бала- Уен- Көн- Аз- чага биек белем көлке мирәк маз кич төн күз

Номер материала: 129314061926

Не нашли то что искали?

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Итальянский учитель дал детям задание на лето и прославился

Время чтения: 4 минуты

Сергей Кравцов доложил Владимиру Путину о ходе реализации ключевых задач в системе образования

Время чтения: 3 минуты

Данные цифрового портфолио ученика будут раскрываться лишь с его согласия

Время чтения: 1 минута

11 июня выпускники сдают ЕГЭ по истории и физике

Время чтения: 2 минуты

В Рособрнадзоре рассказали о предварительных результатах ЕГЭ-2021

Время чтения: 3 минуты

Подборка курсов по арт-терапии

Время чтения: 6 минут

Подарочные сертификаты

Ответственность за разрешение любых спорных моментов, касающихся самих материалов и их содержания, берут на себя пользователи, разместившие материал на сайте. Однако администрация сайта готова оказать всяческую поддержку в решении любых вопросов, связанных с работой и содержанием сайта. Если Вы заметили, что на данном сайте незаконно используются материалы, сообщите об этом администрации сайта через форму обратной связи.

Все материалы, размещенные на сайте, созданы авторами сайта либо размещены пользователями сайта и представлены на сайте исключительно для ознакомления. Авторские права на материалы принадлежат их законным авторам. Частичное или полное копирование материалов сайта без письменного разрешения администрации сайта запрещено! Мнение администрации может не совпадать с точкой зрения авторов.

Источник

Простыми словами о самом интересном
Добавить комментарий