Табигать турында сочинение на татарском языке

специалист в области арт-терапии

Бәйгедә катнашу өчен гариза

Укучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме

Акбашева Рүзилә Рәүшәт кызы

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәре муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе 4 нче санлы урта мәктәп, 6 нчы сыйныф

Укытучысының исем-фамилиясе, әтисенең исеме

Акбашева Резидә Хәйдәр кызы

Укытучысының эш урыны, вазифасы

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Әгерҗе шәһәре муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе 4 нче санлы урта мәктәп, башлангыч сыйныф укытучысы

Табигать – туган йортыбыз

Безнең районыбыз урман-күлләре, басу-кырлары, челтерәп аккан чишмәләре белән дан тота. Мин үземә иң якын булган, дәү әнием белән дәү әтием яши торган якның табигатен бик яратам, чөнки анда һәр тарафта хозурлык, гүзәллек.

Әнә, җәйге йомшак җилдә яфраклар лепердәшә, әйтерсең лә алар кошларның дәртле җырларына тыйнак кына кул чабалар. Ямь-яшел үлән арасында сикереп йөргән чикерткәләрнең үзләренә генә хас булган тавыш белән кубыз чиерткәннәрен тыңлавы җанга рәхәтлек бирә. Чебен-черкиләр, кигәвен-божаннар, чәчәктән чәчәккә кунып, үз биләмәләрен тикшереп йөри сыман. Ә бал кортлары иртә яздан көзгә кадәр, нәни генә тәпиләренә урап, күпме бал җыялар!

Урман эченә керсәң, иң беренче, кырмыскалар оясына күз саласың. Бу кечкенә затлар беркайчан да тик ятмыйлар, йөгерә-йөгерә нидер эшлиләр. Тирә-юн ьн әрен чистарталар. Юкка гына аларны урман са н итарлары димиләр бит!

Елга буйларына төшеп, тын суда үз матурлыкларына сокланып утыручы төнбоекларга карап, үзеңә күпме рәхәтлек аласың! Әкрен искән җилгә назланып, челтерәп аккан чишмәләрнең шаян җырын тыңлап, хәтфәдәй чирәмнәр өстеннән яланаяк атлыйм. Туган ягым табигатенә карап сокланам!

Урман-әрәмәләр җиләк-җимешләргә, гөмбәләргә, чикләвекләргә бай. Сугыш вакытында ачлыктан күп халыкны нәкъ менә урман хәзинәләре, табигать муллыгы саклап калган. Болар турында миңа дәү әнием сөйли.

Без әти-әнием белән табигать кочагында бик еш булабыз. Ни хикмәттер, еш кына искитәрлек күренешләргә тап булабыз. Төптән кисеп ташланган яшь чыршылар, ботарланып беткән каеннар, балан куаклары, күңел ачканнан соң калган чүп-чарларны күреп йөрәк әрни. Беркем дә күрми әле дип, нигә шундый ямьсез гамәлләр кылырга? Рәнҗетмәскә иде табигатьне! Ә бит һәркайсыбыз чиста урыннан җиләк, гөмбә, дару үләннәре җыярга яратабыз.

Күбрәк агачлар утыртырга кирәк, утырткан агачларны корытмаска, киресенчә сакларга өндәр идем мин! Табигать биргән гүзәллекне нигә сакламаска?

Источник

помогите написать сочинение на татарском «табигать планетаның иң зур байлыгы»

Табигать ул узен яклый алмый,
Үч тә ала алмый кешедән.
Ул бары тик рәнҗи генә ала,
Куркыйк шушы рәнҗеш төшүдән.
Фәнис Яруллин.

Болыннарга үзгә бер ямь өстәп,
Чәчәк ата нәфис гөлләре.
Җәйге эсседә үзенә тартып тора
Зәңгәр күзле тирән күлләре

. Ял көннәрендә төркем-төркем кешеләр урманга ашыгалар. Берәүләр ярамаса да, ауга чыгалар, берәүләр ял итәләр, артларыннан тирэн «эзләр”, «истәлекләр” калдыралар: агачларны сындыралар, учак ягалар.

Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу кешеләрнең рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.

Кемне генә сокландырмый

Мондый сихри гүзәллекне

Кайда табарсың тагы?

Киләчәк буыннар язмышын фән – техника казанышлары түгел, ә җир – суларның экологик торышы хәл итәчәк. Әйләнә-тирәнең пычрануы, әйтик, завод – фабрикалардан чыккан төтен, төрле җирләрдә аунап ятучы чүп-чар, теләсә кайда ташланган төрле азык калдыклары, кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян китерә. Бигрәк тә балаларның организмнары зарарлы һавага, суларга бик сизгер. Кешеләр табигать байлыкларын ишәйтүгә караганда, күбрәк файдаланырга омтыла.

Читайте также:  Репетитор английского языка подготовка к ielts

Ләкин шушы матурлыкны

Безгә кирәк сакларга.

Радиоактив матдәләр белэн пычрану тагын да куркыныч. Мәсәлән, 1986 елда Чернобыль АЭСында килеп чыккан авария нәтиҗәсендә 50 т атом ягулыгы атмосферага эләгә һәм бик күп кешеләр, усемлек, хайваннар нурланыш ала

Әгәр завод – фабрикалар пычрак төтен – суларга чистарту җайланмалары кулланса, теләсә кайда чүп – чар ташланмаса, урман агачлары кирәгенчә генә кулланылып, җәнлек аулауда хокук бозулар булмаса, без киләчәк буынга чиста табигать калдырыр идек. Табигатьне яратырга, сакларга, аңларга кирәк. Табигый байлыкларны ишәйтүгә омтылучы, экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы, иҗади фикер йөртүче шәхесләр кирәк безнең тормышта.
[ссылка заблокирована по решению администрации проекта]

Болыннарга үзгә бер ямь өстәп,
Чәчәк ата нәфис гөлләре.
Җәйге эсседә үзенә тартып тора
Зәңгәр күзле тирән күлләре

. Ял көннәрендә төркем-төркем кешеләр урманга ашыгалар. Берәүләр ярамаса да, ауга чыгалар, берәүләр ял итәләр, артларыннан тирэн «эзләр”, «истәлекләр” калдыралар: агачларны сындыралар, учак ягалар.

Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу кешеләрнең рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.

Кемне генә сокландырмый

Мондый сихри гүзәллекне

Кайда табарсың тагы?

Киләчәк буыннар язмышын фән – техника казанышлары түгел, ә җир – суларның экологик торышы хәл итәчәк. Әйләнә-тирәнең пычрануы, әйтик, завод – фабрикалардан чыккан төтен, төрле җирләрдә аунап ятучы чүп-чар, теләсә кайда ташланган төрле азык калдыклары, кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян китерә. Бигрәк тә балаларның организмнары зарарлы һавага, суларга бик сизгер. Кешеләр табигать байлыкларын ишәйтүгә караганда, күбрәк файдаланырга омтыла.

Ләкин шушы матурлыкны

Безгә кирәк сакларга.

Радиоактив матдәләр белэн пычрану тагын да куркыныч. Мәсәлән, 1986 елда Чернобыль АЭСында килеп чыккан авария нәтиҗәсендә 50 т атом ягулыгы атмосферага эләгә һәм бик күп кешеләр, усемлек, хайваннар нурланыш ала

Әгәр завод – фабрикалар пычрак төтен – суларга чистарту җайланмалары кулланса, теләсә кайда чүп – чар ташланмаса, урман агачлары кирәгенчә генә кулланылып, җәнлек аулауда хокук бозулар булмаса, без киләчәк буынга чиста табигать калдырыр идек. Табигатьне яратырга, сакларга, аңларга кирәк. Табигый байлыкларны ишәйтүгә омтылучы, экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы, иҗади фикер йөртүче шәхесләр кирәк безнең тормышта.
[ссылка заблокирована по решению администрации проекта]

Источник

Табигать турында сочинение на татарском языке

Бу хатны сиңа Инсаф яза. Мин беренче гимназиядә 3а сыйныфында укыйм. Кыш көне мин әтием белән бергә шугалакка йөрибез. Тимераякны прокатка алабыз, чөнки үземнеке юк. Ә миңа ул бик кирәк.

Кыш бабай, миңа бүләккә тимераяк алып килсәң, мин бик бәхетле булыр идем.

Мин әти, әни, абый белән Яңа елга әзнрләнәм. Без чыршы куябыз, гирляндалар эләбез. Бүләкләр җыябыз. Ашамлыклар алабыз. Мин гаиләбез (әти, әни, абый) белән Яңа ел бәйрәмен үткәрергә бик яратам.

Читайте также:  Зажигательная песня и красивейшее поздравление

Минем өметләре. Минем кыш бабайны күрәсе килә. Яңа ел бүләкләрен миңа Кыш бабай алып килсен иде. Әтием миңа тимераяк бүләк итсен иде. Абый яңа телефон бирсен иде.

Яңа елда мин саулык, бүләкләр, сюрпризлар телим.

Камалетдинов Илназ, 4б

Кыш – ел фасылының иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка кыш килә. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк кардар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, җиргә коелалар. Шулай итеп, кыш үзенең келәмен җәя.

Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та салкынча елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән матур.

Чын кышны бары тик урманда гына тоярга мөмкин. Ә кырлар, яз җиткәнче ап-ак юрганга төренеп тыныч кына тирән йокыга талганнар. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык хөкем серә.

Кышкы табигать искиткеч матур, ул агач буйларыннан узып киткәндә, үзеңне әкияттәгедәй хис итәсең. Андагы гүзәллекне сүзләр белән генә әйтем бетерерлек түгел.

Абдулганиева Римма, 8б

Туган якта кунакта.

Менә туган якка кыш килде, бөтен җирне ап-ак юрган белән томалады. Ул үзе белән салкын җилләр, бураннар да алып килде. Киң елгаларны юка боз каплады. Бары тик агым көчле булган бирдә генә Кыш бабайның каты суыгына бирешмичә, киң елга шулай сулыш ала. Боз кырыйларында ак чәчәк таҗлары күрергә мөмкин. Яз сулышы сокландыргыч тере чәчәкләр үстерсә, ә кыш сулышы салкын һәм иссез чәчәкләр үстерә.

Шулай итеп, бер-бер артлы һәр ел фасылы да үз вакытында кунакта була.

Могҗизаларсыз яшәргә ярамый

Таң. Күкнең алтын “учагы” үзенең чиксез нурлары белән бар дөньяны каплап алган. Сихри йолдызлар сибелгән күк диварына кайнар кояш нурлары белән яктыртылган көн алмашка килә. Төн белән көннең, төнге алиһә Айның һәм көн патшасы Кояшның алышынуы могҗиза түгелме? Гомумән, нәрсә соң ул могҗиза, һәм дөньяда ул бармы?

“Могҗиза” дигәч, күз алдына ниндидер аңлата, төшенә алмаслык бер күренеш килеп баса. Беренче кешеләр барлыкка килгәннән бирле, адәмнәр һәрвакыт могҗиза эзләгәннәр. Хәзерге заманда да кешелек гел ниндидер бөек, күңелгә рәхәтлек, ләззәт китергән могҗизага өметләнә. Минемчә, бу дөньяда могҗиза бар. Кеше – ул үзе дә бит бер зур могҗиза. Үз тормышында меңләгән вакыйгаларга эләккән, төрле рольләргә кергән, күпләгән хисләр ташкынында кайнаган кеше – искиткеч ачыш.

Кешеләрнең күп төрле талантларга, чагыштыра алмаслык тирән акылга, хыяллар диңгезендә үз өмет утравына ия булулары, елмаеп, көлеп, кайнар хисләр моңында яши алырга сәләтләре таң калдыра.

Тирә-юньгә игътибар итсәң, анда да бит могзиҗалар бик күп. Роза сыман матур чәчәкләрнең атуын, ел фасылларының искиткеч гүзәл алмашынуын, мәхәббәт ялкынында дөрләп янучы кешеләрне күзәтү, сандугачның ягымлы сайравын тыңлау, ана белән бала арасындагы өзелмәс, хикмәтле бәйләнешне, батыр йөрәкнең дөреслек, әхлак, дуслык өчен көрәшкәндәге тибешен сизү үзе ни тора! Ләкин иң авыр һәм иң бөек могҗиза, мөгаен, кешеләр арасында бер-берсенә карата мәрхәмәтлелек уяту. Якындагы кешеләрне кимсетмичә, рәнҗетмичә, уртак тел табарга һәм аңларга тырышу, тормыш авырлыкларына дучар булмаган кешеләргә җылы караш бүләк итү – чын һәм иң зур могҗиза.

Читайте также:  Электронный толковый словарь русского языка ожегова

Дөнья матур, гаҗәеп кызыклы, дөнья – кешеләрнең газиз ватаны, туган җире. Мондый сокландыргыч, тылсымлы урында могҗизаларсыз яшәргә ярамый һәм яшәп булмый!

Минһаҗева Айнур, 10а

Бердәм дәүләт имтиханнары

Имтихан. Бу сүзне ишетүгә һәрбер кешенең күңеленә курку хисе киләдер, мөгаен. Тормыш тоташ имтиханнардан тора, аны ничек бирүгә карап, кешенең киләчәге нинди буласын әйтеп була. Ләкин сүз тормыш имтиханнары турында түгел, ә әлеге дә баягы, соңгы елларда телдән бер дә төшмәгән бердәм дәүләт имтиханнары турында булыр.

Әйе, имтиханнар бирү җиңел түгел. Тырышлык, түземлек, теләк һәм бик күп укуны таләп итә. Ләкин имтиханны тапшыргач, үзеңдә бертөрле рәхәтлек, горурлану, канәгатьлелек хис итәсең.

Хәзерге вакытта БДИны тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары бирә. Аны тапшыргач, баланың ничек укыганы аермачык күренә. Күп кенә укучылар аның ни кадәр җитди, җаваплы эш икәнен имтиханга кергәч кенә аңлый.

“Хәзер менә бик укыр идем, ләкин соң,” – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ә нигә соң балалар уку үзләренә кирәк әйбер икәнен вакытында аңламыйлар. Җавап тагын әти-әниләргә, гаилә тәрбиясенә кайтып кала. Балага вакытында акның ак, караның кара икәнен өйрәтмәсәң, буй җиткәч, өйрәтәм димә. Кечкенәдән уку – ул кирәк әйбер, синең киләчәк тормышыңда таяныч, терәк булачак, зур кеше, чын кеше булу өчен кирәк.

БДИга әйләнеп кайтсак. Берәүләр аларны хуплый, икенчеләре киресенчә кирәк дип санамый. Минем фикеремчә, БДИ кирәк. Ләкин кагыйдәләре тиешенчә үткәрелсә, алар чын дәрәҗәдә дөрес булыр иде. Кәрәзле телефон, башка чит әйберләр белән куллану, имтихан сыйфатын киметә.

Сәйфетдинова Алсу, 10а

Хәзерге яшьләрнең күпчелеге бигрәк азган. Янымнан узган кызны я егетне күргәч, кая тәгәрибез дигән сорау туа башымда. Соравыма җавап эзләп,төннәрен азапланып уйлап утыргалыйм хәтта..

Өйгә кайтып барам. Тукталышта бер төркем укучылар басып тора, яннарында өлкән кеше дә бар, укытучылары, күрәсең. Шунда араларыннан бер кыз, бөтен урамга ишетелерлек итеп, укытучыга: “Апа, мин тиз генә тәмәке алам, минем якка карамыйча торыгыз, ярыймы?” – дип, тукталыштагы киоскка тәмәке алырга китте. Шушы хәлгә шаккатып автобусыма соңга кала яздым. Автобуста барганда, ике егет керде. Берсе минем яндагы буш урынга утырды, икенчесе каршыма килеп басты. Алардан соң таякка таянган әби керде, ник шунда теге егет урын бирсен! Әби утырсын дип торган идем, шуның дусты килеп утырды. Мин урынымнан сез түгел,ә әби утырсын өчен тордым дигәч, миңа усал итеп карады. Әллә нинди көн булды бу минем өчен, бөтен кәефләрем бетте. Татарча сөйләшү турында әйтеп тә торасы юк инде. Татарлар. Бөек халык бит без! Нигә татар булуыбыздан оялырга? Нигә бүлмә тулы татарлар арасында бер рус кешесе булса, уңайсызланмасын өчен, рус телендә сөйләшә башлыйбыз? Аңлап булмый безне.

Источник

Простыми словами о самом интересном
Добавить комментарий